Тема: НОВОСТИ
Показать сообщение отдельно
(#7)
Старый 15.07.2009
Re: НОВОСТИ

Надмогильный камень времени Казанского ханства в мечети Марджани (Казань)


Вот что об этом камне пишет Марджани:
Казанда табылган борынгы кабер ташлары

Хәзерге көндә Казан шәһәрендә беренче мәчеттә1 сөннәт бүлмәсендә2 үз вакытында кабер өстенә куелган таш бар. Уң ягында: Калә ән-нәбие галәйһис-сәлам: Әд-дөнья сәгатен фә-әҗгаләһа тагатән3, дип язылган. Сул якта язганы кубып төшкән, тик бер «ка-лә эл» сүзе генә калган. Алгы якта: Калә аллаһе тәгалә: көлле мин галәйһа фанин вә ябка вэҗһе раб-бикэ зөл-җәлали вә ал-икърам. Тарих тукыз йөз утыз алтыда Шаһмөхәммәд Бикмөхәммәд углы Мөхәммәд-гали бәк зөлкагдә аенда (кяфер кулыннан) шәһид4, диелгән. Бу ташның аркасында язганы: «Бу ләүхәне углы Тәңре Колый бәк бина кылды»5. Бу ташның озынлыгы ике кәз6 дән бик аз ким, киңлеге өч чирек, калынлыгы бер чиректән артыграк. Барлыгы «сөлес» язуы үрнәгендә язылган, алты юл юк. Ул таш Әхмәд бине Исмәгыйль әл-Казани әл-Айбашиның әйтүенә караганда, 1230 (1814) ел һиҗридә Казанның югары урамында7 чәй кибетләрен бина кылганда табылган. Ул шул урында читек-башмак сәүдәсе белән утырганда моның почмактагы кибет урыныннан килеп чыгуын үз күзе белән күргән. Моннан соң ул ташны мелла Ибраһим әфәнде губернаторның рөхсәте белән беренче мәчеткә китертеп, урта бүлмәдә кыйбла [көньяк] ягындагы көнчыгышка караган почмакка куйдырган. Ул таш анда торганда намаз укучыларга тарлык һәм шик китергәнлектән, аны төньяк почмакка күчерттем. Бу таш чыккан урында тагын дә каберләр булган дип уйларга нигез бар. Хәзер дә «Зәңгәр мәчет урамы» һәм «Яңа урам» дигән урыннарда биналар өчен нигезләр, ә 1290 (1872) елда мунча өчен су юлы казыганда каберләр һәм кеше сөякләре чыкканлыктан, кайсыдыр заманда ул тирәләрдә дә каберлек булганлыгы беленә...

1 Беренче мәчет — хәзерге К. Насыйри урамындагы мәчет (К. Насыйри урамы, 17 нче йорт).

2 Сөннәт бүлмәсе — мәчет гадәттә ике бүлмәле була. Шуның ишектән керүгә беренче бүлмәсе «сөннәт бүлмәсе» дип атала.

3 Пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйтте: дөнья — бер сәгатьлек. Сез аны гыйбадәт белән үткәрегез.

4 Аллаһе тәгалә әйтте: «Дөньядагы бөтен нәрсәләр бетәчәк, бары олылыкка һәм хөрмәткә лаек Аллаһ үзе генә мәңгелек. Тугыз йөз утыз алтыда (1529) Шаһмөхәммәд бәк углы Мөхәммәдгали бәк Зөлкагдә аенда (ай хисабынча 11 нче ай) шәһид (үтерелде). Кулъязмада «аенда» сүзеннән соң «кяфер кулыннан» дигән сүз бар. Ләкин цензор аны сызган.

5 Бу ташны углы Тәңре Колый бәк ясатты.

6 Кәз — аршын.

7 Казанның югары урамы — хәзерге Ленин урамы.

Шиһабетдин Мәрдҗәни

ӘЛ-КЫЙСЬМЕС-САНИ МИН КИТАБИ «МӨСТӘФАДЕЛ-ӘХБАР ФИ ӘХВАЛИ КАЗАН ВӘ БОЛГАР» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» исемле китапның икенче томы)
Миниатюры
Нажмите на изображение для увеличения
Название: mardjani-tash1.jpg
Просмотров: 12
Размер:	25.3 Кб
ID:	47573  
..........................
Спасибо за понимание и содействие...
Жук Жук вне форума
в лабиринтах улиц
Жук Первый уровеньЖук Первый уровеньЖук Первый уровеньЖук Первый уровень
 
Аватар для Жук
 
Регистрация: 07.12.2005
Сообщений: 634 шт.
Карма: 336 бал.
Ответить с цитированием